2016 елның 24 нче мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы вәкилләре Татарстан Республикасы Югары Суды Президиумы залында узган Татарстан Республикасы Судьялар советы утырышында катнаштылар.
Утырышны Татарстан Республикасы Судьялар советы рәисе Р.А.Шәрифуллин алып барды.
Утырышта Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе И.И.Гыйләҗев, Татарстан Республикасы Конституциячел суды рәисе Ф.Г.Хөснетдинов, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы А.В.Воробьёв, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Р.Р.Нәбиуллин, республиканың район (шәһәр) судлары рәисләре катнашты.
Утырышта “Татарстан Республикасы судларының массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлеге турында” мәсьәләсе каралды.
Көн тәртибенә чыгарылган мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Судьялар советының судларның ачыклыгы, хәбәрдарлыгы һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәләр мәсьәләләре буенча комиссиясе рәисе А.А.Горябин, Татарстан Республикасы Конституциячел суды рәисе Ф.Г.Хөснетдинов, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы урынбасары Ю.Г.Мягков, Татарстан Республикасы Азнакай шәһәр суды рәисе Ю.З.Сәхәпов, Татарстан Республикасы Югары Судының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм җәмәгатьчелек белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Наталья Лосева, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы корреспонденты Эмма Ситдикова чыгыш ясадылар.
Татарстан Республикасы Судьялар советы тарафыннан республиканың Азнакай шәһәр судының әлеге суд районында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары белән берлектә башкарылучы массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек мәсьәләсе буенча башкарган эшенә уңай бәя бирелде.
Каралган мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Судьялар советы тиешле карар кабул итте.