Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү

2016 елның 29 марты, сишәмбе

2016 елның 24 нче мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре дәүләт хакимияте органнары, Татарстан Республикасының адвокатлар һәм нотариаль палатасы белгечләреннән тупланган мобиль мәгълүмати-консультация бирү төркеме составында, кешеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү максатыннан, Татарстан Республикасы Тукай районының Азьмушкино һәм Князево авыл җирлекләренә чыктылар.

Гражданнарны кабул итү барышында ике авыл җирлегеннән булган 68 кешегә хокукый ярдәм күрсәтелде.

Юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче гражданнарның күпчелеген Россия Федерациясе гражданлыгын алуга, милеккә ташламалар алуга, җир кишәрлеген суд карары буенча бирү тәртибенә, эш стажын исәпләүгә, ҮРХ эше графигы үзгәрешенә кагылышлы мәсьәләләр кызыксындыра.

Авыл кешеләре консультация бирүдә катнашучы белгечләрдән барлык сорауларына да тулы җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International