12 нче эш төркеме утырышы булды

2016 елның 30 марты, чәршәмбе

2016 елның 29 нчы мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 12 нче эш төркеме җитәкчесе, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты М.М.Галимәрданов рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадына дәүләт һәм федераль максатчан программалар буенча федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләләре буенча эш төркеме утырышы узды.

Утырышта эш төркеме әгъзалары һәм чакырылган затлар 2016 елның I кварталы нәтиҗәләре буенча кураторлык ителә торган дәүләт һәм федераль максатчан программаларны гамәлгә ашыру буенча финанслауның планлаштырылган һәм расланган күләмнәре турында, шулай ук уртача перспективага федераль бюджет акчаларын бүлү буенча заявка эше турында мәгълүмат бирделәр.

Утырыш нәтиҗәләре буенча 12 нче эш төркеме әгъзаларына һәм чакырылган затларга Татарстан Республикасы икътисадына 2016 елга, шулай ук 2017-2019 елларга федераль бюджеттан планлаштырылган һәм расланган акчаларны аныклауга юнәлдерелгән йөкләмәләр бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International