Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы

2016 елның 30 марты, чәршәмбе

2016 елның 28 мартындаТатарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы узды. Утырыш Комиссия рәисе, Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова рәислегендә узды.

Татарстан Республикасы юстиция министрлыгында коррупциягә каршы тору өлкәсендәге 2015 елдагы эшчәнлек турындагы доклад белән министрның беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин чыгыш ясады.

Алга таба Комиссия әгъзалары Татарстан Республикасы юстиция министрлыгында 2015 елда коррупциягә каршы тору сәясәте чараларын гамәлгә ашыру турында җыелма хисап буенча фикер алыштылар һәм законнар торышын һәм Татарстан Республикасы хокук саклау органнарының 2015 ел өчен коррупциягә каршы торуга бәйле мәсьәләләрне көйләүче законнары үтәлешенә күзәтчелек итү буенча эшчәнлекләре нәтиҗәләре буенча төп хокук бозуларны карадылар.

Комиссия утырышында шулай ук, Министрлыкның рәсми сайтында “Коррупциягә каршы тору” бүлегендә урнаштырылган җәмәгатьчелек фикерен сораштыруны тулыландыру өчен, министрлык эшчәнлеге үзенчәлекләренә кагылышлы мәсьәләләр каралды һәм расланды.

Комиссия утырышы беркетмәсе белән “Коррупциягә каршы тору” бүлегенең “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе” бүлекчәсендә танышырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International