2016 елның 6 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин “Теория: 2013 елның 06 октябрендәге “РФда җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” № 131-ФЗ номерлы федераль закон новеллалары” темасына Татарстан Республикасы шәһәрләр округлары һәм муниципаль районнары башкарма комитетлары җитәкчеләрен укыту эшен гамәлгә ашырды.
“Территория белән идарә: стратегия һәм тактика” белем күтәрү программасының ачылышы 2016 елның 5 апрелендә Чаллы шәһәре КФУ Инжиниринг үзәгендә булды.
Программа Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе белән берлектә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты тарафыннан әзерләнгән.