2016 елның 8 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова Татарстан Республикасының 2016 елдагы “Яшь профессионаллар” ачык төбәк чемпионатын (WorldSkills Russia) карады.
Ярышлар 2016 елның 7 һәм 8 апрель көннәрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгенең 6 павильонында ачык мәйданнарда төп чемпионатның 56 компетенциясе, JuniorSkills чемпионатының 15 компетенциясе һәм “Мин-мастер” конкурсының 2 компетенциясе буенча узды, шулай ук биредә “Татнефть” АҖ сорау зур булган профессияләре буенча презентацияләр күрсәтелде.
Ярышларда Россия Федерациясенең 18 төбәгеннән яшь профессионаллар көч сынашты.
Республика этабы җиңүчеләре безнең республиканы WorldSkills Russia IV Милли Чемпионатының Идел буе федераль округы төбәкләре арасында Саранскида 2016 елның 13 апреленнән 16сына кадәр узачак ярымфиналында һәм WorldSkills Russia IV Милли Чемпионатының Красногорскида 23 маеннан 27сенә кадәр узачак финалында тәкъдим итәчәкләр.