2016 елның 13 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова тантаналы шартларда Татарстан Республикасының хәзерге вакытта отставкада булучы җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшырды.
Таныклыклар Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2001 елның 22 февралендәге “Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы таныклыгы һәм Татарстан Республикасының отставкадагы җәмәгать судьясы таныклыгы турында” № 626 номерлы карары нигезендә тапшырылды.
Яңа таныклыкларга отставкада булучы 8 җәмәгать судьясы ия булды.
Министр хезмәт ветераннарына нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер теләде.