Татарстан Президенты җәмәгать судьяларының яңа бинасын карады

2016 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов Казан шәһәре Авиатөзелеш суд районы буенча җәмәгать судьялары суд участокларының яңа бинасын карады (Лукин ур., 2/15 йорт).

Президентны Татарстан Республикасы юстиция министры  Л.Ю.Глухова, Татарстан Республикасы юстиция министры  урынбасары Н.В.Рагозина, Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе И.И.Гилазов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе А.А.Сәфәров, Казан мэры И.Р.Метшин, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы З.М.Салихов, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Р.М.Ильясов, Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе урынбасары Р.Ф.Гафаров, Казан шәһәре Авиатөзелеш район суды рәисе Р.Р.Шәйдуллин, суд участоклары аппаратлары хезмәткәрләре һәм чакырылган башка затлар озатып йөрде.

Яңа бинада эш өчен кирәк булган барлык уңайлыклар да бар. Бина кирәкле эш бүлмәләре: суд утырышлары заллары, архив бүлмәләре, сервер бүлмәсе, туклану бүлмәсе, конвой бүлмәсе белән тәэмин ителгән. Саклык-янгын турында кисәтү сигнализациясе һәм хәвеф төймәсеннән сигнал ТР буенча ЭЭМ саклык пультына бара, кондиционерлар да урнаштырылган. Барлык бүлмәләргә дә кирәкле компьютер һәм оргтехника, корпуслы һәм металлдан ясалган җиһазлар куелган.

Р.Н.Миңнеханов бинадагы заманча техник җиһазланышны һәм физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен булган шартларны югары бәяләде. Бинага пандус куелган, чакыру төймәсе урнаштырылган, махсус уңайлыклы санузел бар.

Л.Ю.Глухова бина ачылышына килүчеләрне суд участоклары бинасы ачылышы белән котлады, җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренә нәтиҗәле эшчәнлек теләде. Соңыннан министр түбәндәге бүләкләрне тапшырды:

“Основа” җаваплылыгы чикләнгән төзелеш җитештерү җәмгыяте директоры Оладошкин Анатолий Владимировичка Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының рәхмәт хатын;

“Основа” җаваплылыгы чикләнгән төзелеш җитештерү җәмгыяте баш инженеры Вафин Марат Габделхәй улына Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының рәхмәт хатын.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International