2016 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Татарстан Республикасы Югары Суды президиумы залында Р.А.Шәрифуллин рәислегендә узган Татарстан Рспубликасы Судьялар советы утырышында катнашты.
Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе И.И.Гилазов, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы З.М.Салихов, республиканың районнар (шәһәрләр) судлары рәисләре катнашты.
Утырыш алдыннан биредә булучылар, хокук саклау һәм Россиянең суд системасы үсешенә зур өлеш керткәнлеген билгеләп, И.И.Гилазовны туган көне белән котладылар.
Утырышта “Татарстан Республикасы судьялары квалификацияле коллегиясенә судьяларның гамәлләренә (гамәлләр кылмауларына) шикаятьләрне (мөрәҗәгатьләрне) карау практикасын раслау турында һәм “Суд администраторы институтын үстерү турында” мәсьәләләр каралды.
Беренче мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе урынбасары Р.Ф.Гафаров чыгыш ясады.
Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә буенча Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы урынбасары - судлар эшчәнлеген оештыру-хокукый яктан тәэмин итү, дәүләт хакимияте органнары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Ю.Г.Мягков һәм Казан шәһәре Мәскәү районы суды рәисе К.И.Галишников чыгыш ясадылар.
Утырыш ахырында Судьялар советы 2016 елга Татарстан Республикасы судлары арасында спорт чаралары планын раслады.
Утырыш йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Судьялар советы тиешле карар кабул итте.