Җәмәгать судьяларына тантаналы шартларда таныклыклар тапшыру

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе

2016 елның 19 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова Татарстан Республикасының җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшыру буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советында узган тантаналы чарада катнашты.

Тантананы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин ачты. Татарстан парламенты башлыгы кулыннан Татарстан Республикасының 27 җәмәгать судьясы таныклыклар алдылар.

Тантанада Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе И.И.Гилазов, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы З.М.Салихов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы секретаре Л.Н.Маврина, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары һәм чакырылган затлар катнашты.

Таныклыкларга ия булган җәмәгать судьяларына гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, гаделлекне һәм законлылыкны торгызу эшендә принципиаль булуларын теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International