2016 елның 21 нче апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадына дәүләт һәм федераль максатчан программалар буенча федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләләре буенча эш төркеме утырышы узды.
Утырышта 2016 елда федераль максатчан һәм дәүләт программаларын финанслау кыенлыклары һәм перспективалары, шулай ук күрсәтелгән программалар буенча 2017-2019 елларга федераль бюджет акчаларын бүлүгә заявка эше мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Утырыш нәтиҗәләре буенча 12 нче эш төркеме әгъзаларына һәм чакырылган затларга Татарстан Республикасы икътисадына 2016 елга, шулай ук 2017-2019 елларга федераль бюджеттан планлаштырылган һәм расланган акчаларны аныклауга юнәлдерелгән йөкләмәләр бирелде.
