Вакантлы вазыйфаларны биләү буенча конкурс йомгаклары

2016 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

2016 елның 27 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәтенең Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында вакантлы вазыйфаларны биләү буенча конкурс үткәрелде.

Конкурста 8 кеше катнашты.

Конкурс комиссиясе карары белән җиңүчеләр дип табылдылар:

Талипов Айдар Мөхәммәтфакил улы Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре суд районының 9 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты вазыйфасына;

Нәфиев Ленар Рөстәм улы Татарстан Республикасы Чүпрәле суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына.

Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, “Россия юристлары ассоциациясе” гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге советы әгъзасы М.Х.Вафин, Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү университетының (КАИ) Икътисад, идарә һәм социаль технологияләр институты хокук кафедрасы доценты В.А.Гуревич һәм Казан (Идел буе) федераль университетының конституциячел һәм административ хокук кафедрасы профессоры А.Г.Гатауллин катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International