Ветераннарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү

2016 елның 29 апреле, җомга

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгын каршылар алдыннан, “Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” Федераль законны, “Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” Татарстан Республикасы законын гамәлгә ашыру кысаларында 2016 елның 28 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның гаиләләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде.

Чаралар муниципаль берәмлекләрдә, Казан, Чаллы шәһәрләре, Әлмәт, Бөгелмә, Зеленодольск һәм Түбән Кама муниципаль районнарының әлеге төрдәге ветераннар иң күп яши торган территорияләрендә узды.  

Чараларда Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасындагы бүлекчәсе, Федераль Салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының “Татарстан Республикасы буенча Баш медико-социаль экспертиза бюросы” Федераль казна учреждениесе, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы дәүләт торак инспекциясе, “Казан шәһәре МБ БК җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитеты”, “Казан шәһәре МБ БК торак сәясәте идарәсе” вәкилләре, шулай ук адвокатлар һәм нотариуслар катнашты.

Ветераннарны борчыган сораулар, нигездә, җир һәм торак законнарына, социаль тәэмин ителешкә һәм пенсия белән тәэмин ителешкә кагылышлы иделәр.  Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да язма формада һәм телдән хокукый консультация бирү юлы белән түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде, хокукый характердагы документларны тутыруда булышлык күрсәтелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International