Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухованың Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан котлавы

2016 елның 1 мае, якшәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллективы һәм шәхсән үз исемемнән барчагызны да 1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәм!

Әлеге матур язгы бәйрәм яшәештәге яңарышны, гаиләнең һәм дәүләтнең иминлеген тәэмин итүче иҗади хезмәткә ихтирамны гәүдәләндерә.

Язгы якты бәйрәмнең сөенеч-шатлыклар алып килүен, иминлек һәм бәхетнең сезнең тугры юлдашларыгыз булуын телим! Илебездә тынычлык һәм бердәмлек хакимлек итсен, яңадан-яңа хезмәт уңышлары бәхетле киләчәккә алып барсын иде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International