Сугыш һәм Бөек Җиңү турында балалар иҗаты

2016 елның 4 мае, чәршәмбе

 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 21 мартындагы 451-р номерлы боерыгын һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан чаралар әзерләү һәм уздыру турындагы 2016 елның 4 апрелендәге 01-02/121 номерлы планын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова рәислегендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты һәм Татарстан Рспубликасы министрлыклары аппараты хезмәткәрләре балалары арасында “Алар Ватан өчен көрәштеләр” темасына иң яхшы рәсем һәм “Истә тотарга ант итәбез!” темасына шигырь укучылар бәйгеләренә йомгак ясау буенча жюри утырышы булды.

Конкурслар үсеп килүче буында совет халкының Бөек Ватан сугышы чорындагы геройлыгы өчен горурлык хисләре тәрбияләү, аларның Ватан тарихы һәм аның дөнья тарихындагы роле белән кызыксынуларын арттыру, шулай ук балаларның иҗади сәләтләрен ачу максатларыннан оештырылды.

Комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча 8 яшькә кадәрге балалар арасында иң яхшы рәсем өчен урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын – Колесник Юлия Владимировна,

2 урын– Тютикова Елизавета Викторовна,

3 урын – Касыймов Дамир Рөстәм улы;

9 яшьтән 13 яшькәчә булучылар арасында:

1 урын – Сәхәпова Карина Ришат кызы,

2 урын – Муфахарова Динә Рунар кызы,

3 урын – Кудлашов Александр Андреевич;

14 яшьтән 17 яшькәчә булучылар арасыннан эшләр килмәде.

10 яшькә кадәрге шигырь сөйләүчеләр арасында урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын – Фәхриев Нияз Рөстәм улы,

2 урын – Марточкина Варвара Дмитриевна,

3 урын – Юнысова Мәрьям Рамил кызы;

11 яшьтән 17 яшькәчә булучылар арасында:

1 урын – Хәбибуллин Илдар Рифкать улы,

2 урын – Юнысов Ислам Рамил улы,

3 урын – Гыйләҗетдинова Камилә Ильяс кызы.

Конкурс комиссиясе карары белән Рыбакова Дина Евгеньевна юату бүләгенә ия булды.

Призлы урыннар алган катнашучыларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр бирелде.

Барлык катнашучылар да конкурста актив катнашканнары, Бөек Ватан сугышы ветераннарына булган ихтирамнары һәм Ватанга була мәхәббәтләре өчен РФ дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү профсоюзының Татарстан Республикасы комитетыннан  рәхмәт сүзләренә һәм призларына ия булдылар.

Конкурста барлыгы 20 бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International