Җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм

2016 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

2016 елның 4 нче маенда Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Ибәтов, җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге хезмәткәре Э.Н.Мәрдәнова белән берлектә җирле үзидарә органнарына консультация бирү-методик ярдәм күрсәтү максатыннан Лениногорский һәм Бөгелмә муниципаль районнарына чыктылар.

Районнарда муниципаль хокукый актларны эшләү һәм кабул итү, аларны муниципаль хокукый актлар регистрына кертү өчен министрлыкка юллау, муниципаль хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза уздыру  эшенең торышы өйрәнелде, административ комиссия эшчәнлеге, гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү буенча программаның һәм “Муниципаль хезмәтне үстерү” муниципаль программасының үтәлеше тикшерелде.

Соңыннан министр урынбасары тарафыннан районнарның җирле үзидарәләре органнарының җаваплы хезмәткәрләре катнашында актуаль мәсьәләләр буенча киңәшмәләр уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International