Хөрмәтле сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре!
Сезне чын йөрәктән бөек бәйрәм - Җиңү көне белән котлыйм!
Бөек Ватан сугышында Җиңү бик кыйммәт хакка яулап алынды һәм совет кешеләреннән бик зур физик һәм рухи көч, фронттагылардан үлемсез геройлык, тыл хезмәтчәннәреннән үз-үзләрен аямый хезмәт куюны таләп итте.
Бу бөтенхалык батырлыгы чын кыюлык, рух ныклыгы, өлкән буынның үз-үзләрен аямый көрәшүләре, илебез халкының хезмәт батырлыгының чагылышы буларак килер буыннарның хәтерендә дә мәңге сакланыр.
Безнең бурыч - бу хакта онытмау, сугыш турындагы хакыйкатьнең һәр бөртеген кадерләп саклау, ветераннар турында туктаусыз кайгырту һәм һәлак булганнарның истәлеген олылау.
Чыдамлыгыгыз һәм ныклыгыгыз, үлемсез батырлыгыгыз, Бөек Җиңү өчен зур рәхмәт, ветераннар!
Тормышыгызның һәр көне якыннарыгызның яратуы һәм хөрмәте, аларның тыныч һәм матур эшләре белән тулып торсын. Балаларыгыз һәм оныкларыгызның елмаюлы йөзләре йөрәкләрегезне җылытсын!