Мәңгелек ут янына венок һәм чәчәкләр салу

2016 елның 10 мае, сишәмбе

2016 елның 9 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнаштылар.

Бәйрәм чаралары Җиңү паркында Мәңгелек ут янына венок һәм чәчәкләр салу тантанасыннан башланып китте. Чарада юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин, министр урынбасарлары М.М.Ибәтов һәм Н.В.Рагозина, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппараты хезмәткәрләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International