2016 елның 9 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре “Үлемсез полк” акциясендә катнаштылар. Юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин һәм министрлык аппараты хезмәткәрләре үзләренең Бөек Ватан сугышында катнашкан герой туганнарының фотосурәтләрен күтәреп, “Үлемсез полк” рәтендә уздылар.
Әлеге акциядә катнашкан бер генә кеше дә әлеге эшнең кирәкле һәм мөһим булуына шикләнмәде. Акция һәркемнең үз ветеранын, бабасын, бабасының бабасын белүен, аның истәлеген хөрмәтләвен күрсәтте. Аларның батырлыгы онытылмаган, алар турында без беркайчан да онытмабыз.