2015 елның 9 маенда Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова республиканың Тәтеш муниципаль районында Бөек Ватан суышында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнашты.
Бәйрәм чаралары барышында Лариса Юрьевна Большое Шимякино авылындагы инвалидлар һәм өлкәннәр өчен интернатта яшәүчеләрне Җиңү көне белән котлады. Әлеге интернатта бүгенге көндә 6 тыл хезмәтчәне һәм Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны яши.
Килдеш авылында министр тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш чоры балаларына багышланган һәйкәл ачылышында катнашты.
Бөек Ватан сугышында катнашкан барлык кешеләргә ихтирам белдереп, Лариса Юрьевна традицион парад-йөрештә һәм 1942 елда Сталинград өчен барган сугышларда геройларча һәлак булган бабасының исеме язылган табличка тотып, “Үлемсез полк” иҗтимагый акциясендә дә катнашты.
Районда яшәүчеләрне һәм кунакларны бәйрәм белән Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р.Т.Сафиуллов та котлады, Л.Ю.Глухова тәтешлеләргә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан мөрәҗәгатен укып китте. Җыелган кешеләр Бөек Ватан сугышында ятып калганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, Дан Монументы янындагы Мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар.