2016 елның 11 һәм 12 май көннәрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәтенең Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында вакантлы вазыйфаларны биләү буенча һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына кадрлар резервына конкурс үткәрелде.
Җәмәгать судьялары аппаратларында вакантлы вазыйфаларны биләү буенча конкурста 5 кеше катнашты.
Конкурс комиссиясе карары белән җиңүчеләр дип табылдылар:
Фәйзуллина Лилия Мәҗит кызы Татарстан Республикасы Ютазы суд районының 1 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Сәгыйтова Ләйсән Исламгәрәй кызы 2 разрядлы өлкән белгеч - Казан шәһәре Совет суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты канцелярия мөдире вазыйфасына;
Сәетова Гөлшат Филгат кызы 2 разрядлы өлкән белгеч - Казан шәһәре Совет суд районы буенча 6 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппараты канцелярия мөдире вазыйфасына.
Министрлыкның кадрлар резервына кертелү өчен конкурста 9 кеше катнашты.
Конкурс комиссиясе карары белән җиңүчеләр дип табылдылар:
Нуриева Фәридә Камил кызы оештыру эшләре һәм документлар әйләнеше бүлегенә вазыйфаларның баш төркеменә;
Ханеня Александр Николаевич Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының тармак бүлекләренә вазыйфаларның әйдәүче төркеменә;
Свиридова Татьяна Станиславовна җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенә вазыйфаларның әйдәүче төркеменә.
Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, “Россия юристлары ассоциациясе” гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге советы әгъзасы М.Х.Вафин, Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү университетының (КАИ) Икътисад, идарә һәм социаль технологияләр институты хокук кафедрасы доценты В.А.Гуревич катнаштылар.