2016 елның 15 маенда юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина һәм эшләр белән идарә итүче Н.И.Латыйпов “Казан марафоны-2016. Үзеңне тикшер!” марафонында катнаштылар.
Быел марафон СПИД/ВИЧ-инфекцияне профилактикалауга багышланган иде. Майның өченче якшәмбесендә Бөтендөнья СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне.
42,2 чакрымга сузылган марафон дистанциясеннән кала әле тагын ярыммарафон дистанциясенә (21,1 км), 10 км һәм 3 км га чабышлар да оештырылды.
Казан марафонында быел узган елгыга караганда өч тапкыр күбрәк кеше катнашты. Массакүләм спортны үстерү һәм кешеләрне спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән чара 9 меңгә якын йөгерүчене берләштерде.
Барлык катнашучыларга да медальләр һәм истәлекле бүләкләр бирелде.