ТР Дәүләт Советы утырышында

2016 елның 17 мае, сишәмбе

2016 елның 17 маенда Татарстан  Республикасы Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында “Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма хакимият органнарында һәм Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарында норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрү турындагы законнарның үтәлеше турында” доклады белән Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин чыгыш ясады.

Чыгыш барышында Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма хакимият органнары һәм Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарының 2015 елга һәм 2016 елның I кварталына норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү нәтиҗәләре яктыртырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International