2016 елның 18 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм алардан файдалану идарәсендә “Татарстан Республикасында 2015-2020 елларга коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлешенә планлы тикшерү уздырылды.
Тикшерү барышында коррупциягә каршы тору буенча Татарстан Республикасы Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм алардан файдалану идарәсе җитәкчесе җитәкчелегендәге комиссиянең, дәүләт хезмәткәрләренең хезмәттә үз-үзен тотуга һәм мәнфәгатьләр конфликтын тәртипкә салу буенча комиссиянең эшчәнлекләре мәсьәләләре, шулай ук программаның башка чараларының үтәлеше каралды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 4 апрелендәге “Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының рәсми сайтлары бүлекләрен “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә урнаштыру һәм коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча тутыруга Бердәй таләпләрне раслау турында” карары нигезендә районның рәсми сайтының “Коррупциягә каршы тору” бүлегенең тиешле таләпләргә туры килүенә аерым игътибар бирелде.
Тикшерүнең беренче нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасы Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм алардан файдалану идарәсе башлыгы урынбасары Ю.Б.Матвеев һәм Идарәдә коррупция һәм башка төр хокук бозуларны профилактикалау буенча җаваплы зат О.А.Филиппова белән фикер алыштылар.