Эшче төркем утырышында катнашу

2016 елның 20 мае, җомга

2016 елның 19 маенда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары  Н.В.Рагозина Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсендә идарә башлыгы урынбасары Р.М.Рамазанова җитәкчелегендә Татарстан Республикасының гомуми юрисдикция судлары эшчәнлегенә мәгълүмати технологияләр кертү буенча узган эш төркеме утырышында катнашты.

Утырышта Татарстан Республикасы Судьялар советы рәисе - Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе урынбасары Р.А.Шәрифуллин; Татарстан Республикасы Судьялар советының судлар эшчәнлеген информатикалаштыру һәм автоматлаштыру комиссиясе рәисе, Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәр суды рәисе Т.М.Гаделшин; Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы урынбасары Ю.Г.Мягков, Россия Федерациясе Югары Суды каршындагы Суд департаменты мәгълүмати-аналитика үзәгенең Казан филиалы директоры М.В.Галиев, идарә һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының тармак бүлекләре җитәкчеләре катнашты.

Идарәнең хокукый мәгълүматлаштыру бүлеге башлыгы А.Т.Ибраһимов җыелганнарга эш төркеме эшчәнлегенең 2015 елга төп нәтиҗәләрен тәкъдим итте, шулай ук алдагы планнарга кагылышлы тәкъдимнәр кертте.

Юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина министрлыкның Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлегенә мәгълүмати технологияләр кертү өлкәсендәге эше турында сөйләде.

Фикер алышулар нәтиҗәләре буенча судлар һәм җәмәгать судьялары сайтлары мониторингы нәтиҗәләренә, ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасын үстерү һәм кертүгә кагылышлы катгый карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International