2016 елның 19 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Россия дәүләт суд эшчәнлеге университетеның Казан филиалының 15 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты.
Россия дәүләт суд эшчәнлеге университеты (2014 елның 15 октябренә кадәр - Россия суд эшчәнлеге академиясе) - суд системасы өчен белгечләр әзерләү белән шөгыльләнүче югары уку йорты. Аны Россия Федерациясе Югары Суды оештырган. Университетны тәмамлаган кешеләр бүген суд эшчәнлеге системасында, шул исәптән федераль һәм җәмәгать судьялары булып эшлиләр.
Россия дәүләт суд эшчәнлеге университеты ректоры В.В.Ершов, Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе И.И.Гилазов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Ш.Ш.Ягудин, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы В.Н.Демидов, Татарстан Республикасы Конституция суды рәисе урынбасары Р.А.Сәхиева, университетның 10 филиалы директорлары, фәнни берләшмә вәкилләре, университет студентлары тантананың кунаклары булдылар.
Россия дәүләт суд эшчәнлеге университетеның Казан филиалы директоры Р.Н.Рәхмәтуллина исеменә дә бик күп җылы сүзләр яңгырады, аның тырыш эшчәнлеге нәтиҗәсендә Казан филиалы бүген профессиональ дәрәҗәдә эшли дип билгеләп үтелде.
Россия дәүләт суд эшчәнлеге университетеның Казан филиалы бинасы янында “Зачет кенәгәсе” скульптура композициясенең тантаналы ачылышы булды.
Шулай ук тантана кысаларында “Ак Барс” яшьләр үзәгендә “Ел студенты” дип аталган ел саен уздырыла торган конкурска нәтиҗәләр дә ясалды. Конкурс берничә номинациядән тора. Җиңүчеләр исә фәнни җәмәгать эшчәнлеге, спорт һәм иҗади эшчәнлек белән актив шөгыльләнүче студентлар арасыннан сайланды. Н.В.Рагозина “Ел җәмәгать эшчәнлегендә актив катнашучы” номинациясендә актив катнашучыга диплом тапшырды.