2016 елның 21 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау акциясе кысаларында оештырылган Урманнарны чистарту көне акциясендә катнаштылар.
Министрлык хезмәткәрләре Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылган традицион акцияне хуплап, Татарстан урманнарындагы санитар-экологик хәлне яхшыртуга үз өлешләрен керттеләр. “Шәһәр яны урманчылыгы” дәүләт казна учреждениесенең Столбище участок урманчылыгы урман фонды биләмәсе чүп-чардан чистартылды.