ТР Муниципаль берәмлекләре советының пленар утырышы

2016 елның 24 мае, сишәмбе

2016 елның 21 маенда Әлмәт шәһәрендә ТР Муниципаль берәмлекләре советының Татарстан Республикасында территориаль иҗтимагый үзидарәләр (ТИҮ) эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча пленар утырышы булып узды. Анда министрлыкның җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештырылыш һәм контрольне гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Г.И.Касыймова да катнашты.

Утырыш алдыннан Пленар утырыш президиумы әгъзалары һәм конференциягә чакырылган затлар Әлмәт шәһәре биләмәсендә оештырылган иҗтимагый үзидарәләрне карадылар, җирле халык белән аралаштылар һәм ТИҮгә керүче йортларда яшәүчеләрнең күңел халәтләре белән кызыксындылар.

Пленар утырышны ачып, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе М.З.Шакиров Әлмәт үрнәгендә без барыбыз да бу эшнең ничек төзелергә һәм гамәлгә ашырылырга тиешлегенә, ТИҮләрнең шәһәр халкы яхшы яшәсен өчен уңышлы эшчәнлек алып баруларына чын шаһитлар булдык дип ассызыклады.  

Утырышта Татарстан Рспубликасы Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле төзелеш буенча комитеты рәисе А.Г.Хәбибуллин, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Р.Ш.Хайров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары катнашты.

Җәмәгать берләшмәләре эшчәнлеген законнар ягыннан тәэмин итү һәм тагын берничә мөһим мәсьәлә буенча фикер алыштылар.

Шулай ук йортлар комитетлары, ТИҮләр белән идарәче компанияләр, ТИҮләр белән җәмәгать тәртибен саклау компанияләренең уртак хезмәттәшлеге буенча чыгышлар тыңланды. Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләреннән ТИҮләр рәисләре дә эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Ахырдан М.З.Шакиров биредәгеләрнең сорауларына җаваплар бирде. Аннан соң конференциядә катнашучылар барысы да бердәм булып “Доброе сердце” хәйрия акциясендә катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International