Суд приставлары һәм Казан шәһәре административ комиссиясенең уртак эшчәнлеге турында

2016 елның 24 мае, сишәмбе

2016 елның 23 маенда министр урынбасары М.М.Ибәтов җитәкчелегендә административ җәзалар билгеләү турындагы Казан шәһәре административ комиссиясе тарафыннан суд приставлары хезмәтенә юлланган карарларның үтәлеше мәсьәләләре турында утырыш узды.  Утырышта Россия Федерациясе Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең башкару эшчәнлеге бүлеге башлыгы  А.В.Зиннәтова һәм Казан шәһәре башкарма комитеты аппаратының административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру буенча идарәсе башлыгы Г.Х.Гыйсмәтуллина катнашты.

Киңәшмә барышында административ җәзалар билгеләү турындагы 2014-2015 елларга һәм 2016елның 1 кварталында юлланган һәм үтәлешкә керешкән карарлар саны турындагы мәгълүматлар аныкланды, административ штрафларны түләттерү нәтиҗәлелеген алга таба арттыру буенча уртак эшчәнлекнең  планы сызылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International