Аттестация комиссиясе утырышы нәтиҗәләре

2016 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

2016 елның 25 маенда Татарстан Республикасы Юстиция Министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте вазыйфаларына туры килүләрен ачыклауга юнәлдерелгән  аттестация комиссиясе утырышы узды.

Дәүләт гражданлык хезмәткәрләрен аттестацияләү дәүләт гражданлык хезмәткәренең вазыйфаи бурычларын башкаруга әзерлек дәрәҗәсен, профессиональ куәтен, булдыклылыгын бәяләүгә юнәлдерелгән.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, комиссия карары белән 5 кеше дәүләт гражданлык хезмәтенең үз вазыйфаларына туры килә дип, 1 кеше өстәмә профессиональ белемне уңышлы төстә алган очракта дәүләт гражданлык хезмәтенең үз вазыйфаларына туры килә дип табылды.

Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, Казан (Идел буе) федераль университетының конституциячел һәм административ хокук кафедрасы профессоры А.Г.Гатауллин,  “Россия юристлары ассоциациясе” гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге советы әгъзасы М.Х.Вафин катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International