2016 елның 24-26 май көннәрендә Татарстан Республикасының Хокук бозуларны профилактикалау буенча хөкүмәт комиссиясенең эш төркеме әгъзалары Татарстан Республикасының Тәтеш һәм Спас районнарында күчмә тикшерү эшләре уздырдылар.
Күчмә тикшерү башкарылыр алдыннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә оештыру мәсьәләләрен хәл итәр өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең эш төркеме әгъзаларының киңәшмәсе узды.
Күчмә тикшерү барышында эш төркеме составындагы төрле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, расланган план-йөкләмә нигезендә, субъектларның хокук бозуларны аерым юнәлешләр буенча профилактикалау эшчәнлеген оештыруларын, шул исәптән “Татарстан Республикасында 2014-2020 елларга җәмәгать тәртибен һәм җинаятьчелеккә каршы гамәлләрне тәэмин итү” дәүләт программасы үтәлешен дә өйрәнделәр.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча Тәтеш муниципаль районында ТР юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов җитәкчелегендә Тәтеш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе А.Б.Семенычев катнашында киңәшмә уздырылды. Спас муниципаль районында шундый ук киңәшмә ТР буенча ЭЭМ полиция башлыгы урынбасары, полиция полковнигы М.И.Айдаров җитәкчелегендә һәм Спас муниципаль районы башлыгы К.А.Нугаев катнашында узды. Хокук бозуларны профилактикалау буенча барлык субъектлар вәкилләрен, районның авыл җирлекләре һәм прокуратура органнары башлыкларын чакырып уздырылган бу киңәшмәләрдә Хокук бозуларны профилактикалау буенча хөкүмәт комиссиясе эшче төркеменең эшчәнлек нәтиҗәләре буенча фикер алышынды, табылган җитешсезлекләр һәм кимчелекләр турында әйтелде, аларны бетерү буенча киңәшләр бирелде.