2016 елның 27 маенда Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин Татарстан Республикасының Алабуга районында яшәүчеләрне күчмә кабул итте.
Күчмә кабул итү барышында гражданнарның җир законнары, оешмаларның хезмәт хакын түләү буенча бурычларын ликвидацияләү, төзелешкә рөхсәт бирү, йорт яны биләмәләрен машина кую урыннары белән тәэмин итү һәм башкалар турындагы мөрәҗәгатьләре каралды.
Барлык сораулар буенча да җаваплар бирелде, гамәлдәге законнар аңлатылды.