12 нче эш төркеменең чираттагы утырышы булды

2016 елның 1 июне, чәршәмбе

2016 елның 31 маенда  Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин рәислегендә  Татарстан Республикасы икътисадына дәүләт һәм федераль максатчан программалар буенча федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләләре буенча эш төркеме утырышы узды.

Утырыш барышында эш төркеме әгъзалары Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итүгә караган аерым мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Утырыш нәтиҗәләре буенча 12 нче эш төркеме әгъзаларына һәм чакырылган затларга Татарстан Республикасы икътисадына 2016 елга, шулай ук 2017-2019 елларга федераль бюджеттан планлаштырылган һәм расланган акчаларны аныклауга юнәлдерелгән йөкләмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International