ТР Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышы

2016 елның 3 июне, җомга

2016 елның 31 маенда ТР Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышы булып узды, анда Татарстан Республикасы юстиция министры Глухова Л.Ю., министр урынбасарлары һәм министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

Л.Ю.Глухова утырышта катнашучыларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов боерыгы нигезендә эшләнгән Татарстан Республикасында 2016-2030 елларга юстицияне үстерү стратегиясе проектын тәкъдим итте. Стратегия Татарстан Республикасының 2015 елның 17 июнендәге Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеше стратегиясен раслаган 40-ТРЗ номерлы законы нигезләмәләрен исәпкә алган.

Татарстан Республикасында 2016-2030 елларга юстицияне үстерү стратегиясе проекты Иҗтимагый совет әгъзаларының бертавыштан кабул иткән карарлары белән хупланды.

Моннан тыш, Иҗтимагый совет утырышында Татарстан Республикасы Юстиция Министрлыгында коррупция һәм башка төр хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы затның Министрлыкның дәүләт хезмәткәрләренең 2015 ел өчен керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирүләре турындагы доклады тыңланды, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет составына кертү өчен Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан тәкъдим ителгән кандидатура расланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International