2016 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы тору буенча комиссия утырышы булды. Утырышны Комиссия рәисе урынбасары Р.И.Заһидуллин алып барды.
Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы тору буенча комиссия утырышында Татарстан Республикасының 2015 ел өчен социаль-икътисадый мониторинглау комитеты тарафыннан уздырылган социологик тикшеренүләр нәтиҗәләре, 2015 ел өчен Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарында һәм Татарстан Республикасының җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы тору буенча чараларны гамәлгә ашыру барышы турындагы еллык хисапларда җибәрелгән хаталарга 2015 ел нәтиҗәләре буенча коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты идарәсе тарафыннан әзерләнгән күзәтү каралды.
Коррупция һәм башка төр хокук бозуларны профилактикалау буенча эшләр өчен җаваплы А.А.Мухачев министрлыкның дәүләт хезмәткәрләренең һәм аларның гаилә әгъзаларының 2015 ел өчен керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирүләре, шулай ук дәүләт хезмәте турындагы законнарда каралган тыюлар һәм чикләүләрнең үтәлеше, шул исәптән Россия Федерациясе Федераль салым хезмәтенең “Юридик затларның бердәй дәүләт реестры” һәм “Индивидуаль эшкуарларның бердәй дәүләт реестры” базалары мәгълүматларын файдаланып, эшкуарлык эшчәнлегендә катнашу предметы буенча башкарылган эшләр турындагы доклад белән чыгыш ясады.
Комиссия утырышы беркетмәсе белән “Коррупциягә каршы тору” бүлегенең “Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы тору буенча комиссия” бүлекчәсендә танышырга була.