Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәтләренең вакантлы вазыйфасына конкурс игълан итә:
|
№ |
Вазыйфаның исеме |
Структур бүлекчәнең исеме |
Квалификацион таләпләр |
|
“Белгеч” категориясендәге әйдәп баручы төркем вазыйфалары |
|
|
|
|
Әйдәп баручы киңәшче |
Хокукый экспертиза һәм норма чыгару эшчәнлеге бүлеге |
«юриспруденция» белгечлеге буенча югары белем, дәүләт гражданлык хезмәтенең өлкән яки кече төркем вазыйфаларында 1 елдан ким булмаган эш стажы яки үз белгечлеге буенча 2 елдан ким булмаган эш стажы |
Документлар 2016 елның 6 июненнән 27 июньгә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Татарстан урамы, 55 нче йорт, каб.210, тел. 223-07-87. Дүшәмбе - пәнҗешәмбе 9.00 - 18.00, җомга 9.00 - 16.45, төшке аш 13.00 - 13.45.
Вакантлы вазыйфага дәгъва итүчеләргә куелган таләпләр, гражданлык хезмәтен үтү шартлары, конкурс турында нигезләмә “Конкурс документациясе” бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурс комиссиясе утырышы (якынча) 2016 елның 14 июлендә үткәреләчәк.
Төгәлрәк мәгълүмат 293-11-65 телефон номеры буенча.
Вакантлы вазыйфалар турында тагын да тулырак мәгълүмат “Идарә итүче кадрларның федераль порталы” федераль дәүләт мәгълүмати системасы сайтында http://gossluzhba.gov.ru/ урнаштырылган.