2016 елның 8 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция Министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының аттестация комиссиясе утырышы узды.
Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының 14 дәүләт гражданлык хезмәткәре аттестацияләү имтиханына тартылдылар.
Дәүләт гражданлык хезмәткәрләрен аттестацияләү дәүләт гражданлык хезмәткәренең вазыйфаи бурычларын башкаруга әзерлек дәрәҗәсен, профессиональ куәтен, булдыклылыгын бәяләүгә юнәлдерелгән.
Аттестацияләү комиссиясе карары белән 11 кеше дәүләт гражданлык хезмәтенең үз вазыйфаларына туры килә дип, 3 кеше өстәмә профессиональ белемне уңышлы төстә алган очракта дәүләт гражданлык хезмәтенең үз вазыйфаларына туры килә дип табылды.
Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү университетының (КАИ) Икътисад, идарә һәм социаль технологияләр институты хокук кафедрасы доценты В.А.Гуревич һәм “Россия юристлары ассоциациясе” гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге советы әгъзасы М.Х.Вафин катнаштылар.