2016 елның 8 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов расланган график нигезендә Татарстан Республикасының Тәтеш районында яшәүче гражданнарны районда кабул итте.
Гражданнар белән сөйләшү барышында алардан торак-коммуналь хуҗалыкка, хезмәт ветераны исемен бирү тәртипләренә, торакны милек итеп рәмиләштерүгә, территорияне төзекләндерүгә, миграция законнарына, Бөек Ватан сугышы ветераннарына ташламаларга һәм башкаларга кагылышлы тәртиптә кергән мөрәҗәгатьләр каралды.
Барлык сорауларга да җаваплар бирелде, гамәлдәге законнар аңлатылды.