Вакантлы вазыйфаларны биләү буенча конкурс йомгаклары

2016 елның 10 июне, җомга

2016 елның 9 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәтенең Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында вакантлы вазыйфаларны биләү буенча конкурслар үткәрелде.

Татарстан Республикасының җәмәгать судьялары аппаратларында вакантлы вазыйфаларны биләү буенча конкурста 11 кеше катнашты.

Конкурс комиссиясе карары белән җиңүчеләр дип табылдылар:

Ирдулкина Анна Андреевна Татарстан Республикасы Түбән Кама шәһәре суд районы буенча җәмәгать судьялары аппаратларының суд утырышы секретаре вазыйфасына;

Муратова Миләүшә Айрат кызы Татарстан Республикасы Түбән Кама шәһәре суд районы буенча җәмәгать судьялары аппаратларының суд утырышы секретаре вазыйфасына;

Габделхакова Лилия Рафаэль кызы Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре суд районы буенча җәмәгать судьялары аппаратлары консультанты вазыйфасына;

Нуруллина Диана Лифкать кызы 2 разрядлы өлкән белгеч – Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре суд районы буенча җәмәгать судьялары аппаратларының канцелярия мөдире вазыйфасына;

Бакирова Алсу Хатип кызы Казан шәһәре Совет суд районы буенча җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре вазыйфасына;

Хафизова Миләүшә Рафит кызы Казан шәһәре Совет суд районы буенча җәмәгать судьясы аппараты консультанты вазыйфасына;

Мозафарова Зөлфирә Нафаил кызы 2 разрядлы өлкән белгеч - Казан шәһәре Совет суд районы буенча җәмәгать судьясы аппараты канцелярия мөдире вазыйфасына.

Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, “Россия юристлары ассоциациясе” гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге советы әгъзасы М.Х.Вафин, Казан (Идел буе) федераль университетының конституциячел һәм административ хокук кафедрасы профессоры А.Г.Гатауллин катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International