Гражданнар белән видеоаралашу

2016 елның 10 июне, җомга

2016 елның 9 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында яшәүче гражданнар белән видеоаралашу уздырды.

Видеоаралашу барышында җир кишәрлекләрен күпфатирлы йорт салу өчен рәсмиләштерү, контракт нигезендә хезмәт итүче хәрбиләрдән җир һәм мөлкәткә салым алуның дөреслеге, җирләргә рекультиация ясау буенча суд карары үтәлешенә кагылышлы сораулар бирелде.

Барлык сораулар буенча да гражданнарга тулы җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International