Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре 2016 елның 12 июнендә Казанның Кремль яр буенда Россия көненә багышлап уздырылган бәйрәм чараларында катнаштылар.
Шәһәрлеләргә һәм башкала кунакларына Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм башка рәсми затлар сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр.
Үзенең котлау чыгышында Илдар Халиков моннан 26 ел элек 12 июньдә Россия дәүләт суверенитеты турындагы декларация кабул ителгәнлеген искә төшерде. “Нәкъ менә шушы көнне без һәр ел илебезнең матур бәйрәмен билгеләп узабыз. Ул Россия дәүләтенең, шулай булгач, аның төбәкләренең һәм шул исәптән Татарстанның да көчен, ныклыгын, бердәмлеген чагылдыра”, - диде ул.