2016 елның 12 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р.Х.Сафиуллов белән берлектә республиканың Тәтеш районында Россия көненә багышланган бәйрәм чараларында катнашты.
Бәйрәм чаралары “Чайка” балалар сәламәтләндерү лагере, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, Тәтешнең татар гимназиясе, “Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексы мәйданнарында оештырылды. Соңгысында кече футбол, бадминтон һәм шахмат буенча спорт ярышларының тантаналы ачылышы да булды.
М.М.Ибәтов чарада катнашучыларны һәм кунакларны бәйрәм белән котлады, аларга ныклы сәламәтлек, иминлек, барлык эшләрендә уңышларга ирешүләрен теләде.
Бәйрәм көнне балаларның ял лагерьлары мәйданнарында Россиягә багышланган җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Балалар театральләштерелгән тамашалар күрсәттеләр, конкурслар һәм флешмоблар уздырдылар.
Россия көненә багышланган чараларда Тәтеш муниципаль районының иҗат һәм спорт коллективлары вәкилләре дә катнашты.