2016 елның 15 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры вазыйфаларын башкаручы Р.И.Заһидуллин Татарстан Республикасы Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында катнашты, “Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы турында” Татарстан Республикасы Законының 27 статьясына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы законы проекты турында” доклады белән чыгыш ясады.
Утырышта шулай ук түбәндәге мәсьәләләр каралды:
Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының 2015 елның 3 ноябрендәге “Лаеш муниципаль районында хокук тәртибе һәм хокук бозуларны профилактикалауны тәэмин итү турында Татарстан Республикасы законнарын гамәлгә ашыру барышы турында ” 243 нче карарын гамәлгә ашыру барышы турында;
федераль закон проектлары һәм Россия Федерациясе субъектларының закон чыгару инициативалары турында;
Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының 2016 елның III кварталына чаралар планы турында;
Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының 2016 елның гыйнварыннан июненә кадәрге чорга эшчәнлеге хакындагы мәгълүмат турында.