2016 елның 15 июнендә хокукый экспертиза һәм норма чыгару эшчәнлеге бүлеге башлыгы Н.Ю.Казанцева Татарстан Республикасының норматив хокукый актларына (норматив хокукый актлар проектларына) коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәрү буенча актуаль мәсьәләләргә багышланган түгәрәк өстәл эшендә катнашты.
Чара барышында Татарстан Республикасының закон проектларына бәйсез экспертлар тарафыннан коррупциягә каршы экспертиза үткәрүнең сыйфаты, норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрү өлкәсендә бәйсез экспертлар институтын үстерү әһәмияте һәм башкалар турында фикер алыштылар.