Җиңел атлетика буенча ярышларда

2016 елның 20 июне, дүшәмбе

2016 елның 18 июнендә Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасында Үзәк стадионның футбол-җиңел атлетика манежында җиңел атлетика буенча ярышлар узды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасы 4х100м җиңел атлетика эстафетасында 11 нче урынны алды, баллар исәбенә 20 очко өстәде. 

Нәтиҗәдә спорт бәйрәме спартакиада хәрәкәтенең иң матур традицияләре буенча узды – аның ТР хөкүмәтенең дәүләт һәм муниципаль органары хезмәткәрләрен спорт белән даими шөгыльләнүгә һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруга җәлеп итү буенча төп бурычы гамәлгә ашырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International