2016 елның 22 июнендә Татарстан Республикасының Авиатөзелеш суд районы буенча 1-5 нче суд участоклары биналарында Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасының Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән берлектә һәм җәмәгать судьялары һәм алар аппараты хезмәткәрләре катнашында хезмәткәрләргә янгын куркынычсызлыгының төп таләпләрен, янгынга каршы саклану чаралары һәм янгын чыккан очракта ниләр эшләргә кирәклеген аңлату максатыннан янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр узды.
Өйрәнүләрне узыруда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары Н.И.Габидуллина, Татарстан Республикасы Авиатөзелеш районы суды рәисе Р.Р.Шәйдуллин, бүлек башлыгы - Казан шәһәре суд приставларының Авиатөзелеш районы бүлегенең өлкән суд приставы Р.Д.Шиһапов, Казан шәһәрендә күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге башлыгы урынбасары Р.В.Данилов катнаштылар.