2016 елның 23 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасының 10 дәүләт граждан хезмәткәренә (аларның 8е - Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратыннан, 2се - Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратыннан) квалификация бирү имтиханы уздыруга мөнәсәбәттә аттестация комиссиясе утырышы узды.
Дәүләт граждан хезмәткәрләренә квалификация бирү имтиханы граждан хезмәткәренең вазыйфаи бурычларын башкаруга әзерлек дәрәҗәсен, профессиональ куәтен, белемнәрен бәяләүгә юнәлдерелгән, аның нәтиҗәләре буенча комиссия имтиханны тапшыру һәм граждан хезмәтенең классы чинына ия булу турында, яки дәүләт хезмәткәренең имтиханны бирә алмавы турында карар кабул итә.
Аттестацияләү комиссиясе карары белән 10 дәүләт граждан хезмәткәре квалификация бирү имтиханын тапшырган дип табылдылар һәм үзләре биләгән вазыйфалар нигезендә класслы чиннар алуга тәкъдим ителделәр.