2016 елның 21 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин “Россия Федерациясенең Гражданнар кодексының яңа нигезләмәләрен тормышка ашыру практикасы” темасына Мәскәүдә узган түгәрәк өстәл утырышында катнашты.
Утырышны Федерация Советының конституциячел законнары һәм дәүләт төзелеше комитеты рәисе А.А.Клишас уздырды.
Утырышта катнашучылар Россия Федерациясенең Гражданнар кодексына кертелгән үзгәрешләр буенча фикер алыштылар, Россия икътисадының нәтиҗәле үсеше өчен законнар базасы торышына бәя бирделәр.
Тыңланган докладлар һәм катнашучыларның чыгышларыннан чыгып дискуссияләр һәм фикер алышулар уздырылды, утырыш ахырында түгәрәк өстәлгә нәтиҗәләр ясалды.