Экспертлар советы утырышы

2016 елның 24 июне, җомга

2016 елның 24 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында хокукый мәсьәләләр буенча Ведомствоара координацияләү комитетының Экспертлар советы утырышы булды. Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин уздырды.

Экспертлар советында өч закон проекты каралды. Алардан түбәндәгеләр хуплау тапты:

 “2017 елга Татарстан Республикасында хезмәт базары үзенчәлекләрен чагылдыра торган төбәк коэффициентын булдыру турында”;

Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына һәм “Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча Татарстан Республикасының дәүләт вәкаләтләрен бирү хакында” Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәрешләр кертү турында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International