Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Әлмәт шәһәрендә җәмәгать судьялары суд участокларының яңа бинасын (Фәхретдин ур., 56а йорт) карады.
Аны ТР юстиция министры Лариса Глухова,Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, ТР Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин һәм башкалар озатып йөрделәр.
Яңа бинада барлык уңайлыклар да бар. Бина кирәкле бүлмәләр: суд утырышлары заллары, архив бүлмәләре, туклану бүлмәсе, конвой бүлмәләре белән җиһазландырылган. Саклык-янгын сигнализациясе һәм ТР ЭЭМ сагы пультына сигнал җибәрә торган тревога төймәсе, кондиционерлар да эшли. Барлык бүлмәләрдә дә кирәкле компьютер һәм башка техникалар, корпуслы һәм металл җиһазлар бар. Суд участоклары коллективлары белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов бу Татарстанда иң оешкан һәм уңайлыклы җәмәгать судьялары бинасы дип белдерде. “Җәмәгать судьялары өзлексез рәвештә халык белән эшлиләр. Эшләрнең 70 проценттан артыгы - гражданлык эшләре, бу матур бина Әлмәтлеләр өчен законның гарантиялелеге һәм даимилеге нигезе булып торыр дип ышанасы килә”, - диде Татарстан Республикасы Президенты.